Meet your next favorite book
Впишите название книги, которая вам понравилась,
и выберите наиболее похожую на нее.

Книги, похожие на «Андрей Днепровский-Безбашенный (A.DNEPR), Звон бубенцов»

Зиннур Тимергалиев
Язучы үзенең беренче җитди китабында яшәешнең иң кискен мәсьәләләрен хәл итәргә алына. Аны бигрәк тә авыр сынаулар үтеп бәхеткә омтылучы яшьләр, яшь гаиләләр язмышы, шул язмышлар белән бәйле милли геройлар, образ-символлар, тормыш детальләре җәлеп итә. Автор тормышта мәхәббәтнең нәфрәттән өстен булуын тагын бер мәртәбә раслап күрсәтә.
Ильдар Низамов
Кояш – бихисап нурлардан, диңгез – тамчылардан, ындыр табагындагы көшел бөртекләрдән торган кебек, кеше күңеле дә бик нечкә-нәфис күзәнәкләрдән – гамь нурларыннан тукыла. Танылган галим-педагог, журналист, язучы Илдар Низамов бу китабында шул нурларны шагыйранә парчалар итеп тасвирлаган да, кыйсса көшеле итеп туплап, шулар ярдәмендә замандашының күңел дәрьясын, рухи дөньясын сурәтләргә омтылган.
Сәмига Сәүбанова
Сәмига Сәүбанова иҗат иткән геройлар бүгенге көннең бор­чу-мәшәкатьләреннән шулай ук азат түгел… Ләкин нинди генә хәлләргә юлыксалар да, алар кешелеклелек сыйфатларын җуй­мыйлар, алга карап яшиләр. Һәм нәтиҗәдә геройларның көн­дәлек тормышында шатлык-сөенечләргә дә урын табыла.
Галимьян Гильманов
Галимҗан Гыйльманов – хәзерге татар прозасында үз стилен, үз образлар дөньясын булдырган язучыларның берсе. Аның үзенчәлекле геройлары хыял белән чынбарлык чигендә яши, шул ук вакытта алар тетрәндергеч язмышлы, әмма үз идеалларына, рухи кыйблаларына тугры кала.Әлеге китапка язучының укучылар арасында популярлык казанган бәяннары туплап бирелде.
Понравилось, что мы предложили?