Meet your next favorite book
Впишите название книги, которая вам понравилась,
и выберите наиболее похожую на нее.

Книги, похожие на «Акстиния, Безумный отпуск, или Как заарканить Айдола»

Махмут Хасанов
Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Язгы аҗаган» романы урын алды. Ярты гасыр аралыгын үз эченә алган әлеге әсәрдә илдә барган үзгәрешләр, кешеләр ара-сындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык һәм хыянәт, фидакарьлек һәм икейөзлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр Иргали–Гөлниса, Гази–Гөлүсә, Бәһрам, Таҗи, Халәп образлары аша ачыла.
Зиннур Тимергалиев
Язучы үзенең беренче җитди китабында яшәешнең иң кискен мәсьәләләрен хәл итәргә алына. Аны бигрәк тә авыр сынаулар үтеп бәхеткә омтылучы яшьләр, яшь гаиләләр язмышы, шул язмышлар белән бәйле милли геройлар, образ-символлар, тормыш детальләре җәлеп итә. Автор тормышта мәхәббәтнең нәфрәттән өстен булуын тагын бер мәртәбә раслап күрсәтә.
Марат Кәбиров
Ул моргта уянып китә һәм җай табып өенә кайта. Ләкин беркем дә колач җәеп каршыламый. Чөнки аны өч көн элек җирләгәннәр. Һәм ул үзенең тере кеше икәнен яңадан исбатларга мәҗбүр. Ә үзеңнән котылырга теләүчеләр арасында бу җиңел түгел. Марат Кәбиров – иң күп укыла торган татар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында - фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, һ.б. жанрларда эшли. Популярлыгы нигезендә прозасының үткенлеге, фантастик вакыйгаларны да тормышчан, хәтта елатырлык дәрәҗәдә сүрәтли алуы, укучы белән ирекле һәм ихлас аралашуы ята дип билгелиләр.
Марат Кәбиров
"Менә тагын  урамнарда яңгыр. Менә тагын яңгыр синсез яуа. Яңгыр җиргә сафлык алып килә, яңгырларда тәннәр җиңеләя, сулышларың иркенәеп кала. Иңнәреңә канат үскән кебек, хыял күкләренә талпынасың. Бүген никтер минем җанда – сагыш. Әллә сине юксынудан микән. Син бит миңа якты яңгыр идең. Назга коргаксыган җаныма син җылы яңгыр булып килеп кердең, татлы тамчыларың белән сибелдең дә йөрәгемнең юшкыннарын юдың. Мин сафланып, үзем булып калдым, мәхәббәтле синең тамчылардан рухыма көч, яшәүгә дәрт   алдым. Рәхмәт сиңа! Яңгыркаем минем… "
Понравилось, что мы предложили?